Концерт «Халык җәүһәрләре»
вторник
Зур сәхнә, яңа «җәүһәрләрне» каршы ал! «Халык җәүһәрләре» милли-мәдәни фестиваль-конкурсы катнашучылары һәм проект йолдызлары сезне елның иң милли гала-концертына чакыра!
Расписание и билеты
- март
Алар — безнең арабызда яшәүче гади кешеләр: укытучылар, инженерлар, табиблар. Һөнәрләре төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштерә — җыр-моңга булган сәләт. Гала-концертта йөзләгән катнашучы арасыннан сайлап алынган иң-иң артистлар үзләренең йөрәк җылысын һәм кабатланмас моңын тамашачыга бүләк итәчәкләр.
Бу кичәдә чикләр югалып, Кытай, Үзбәкстан, Казахстан һәм Россия төбәкләреннән килгән татар моңы бер ноктада очрашачак. Сәхнәдә яңа исемнәр һәм сез инде яратып өлгергән артистлар: Гөлнәзирә Талипова, Азат Нургалиев, Рисәнә Мостафина, Резидә Хөсәенова, Равил Гәрәев, Ильмира Заһидуллина, Сәрия Нәбиуллина, Зәлия Гайфуллина, Илһам Яруллин, «Баламишкин» халык гармунчылар фольклор ансамбле, «Мирас» татар халык хоры, «Ак каен» татар халык фольклор ансамбле балкыячак.
Фестиваль тарихында беренче тапкыр эстрадабызның танылган артистлары әти-әниләре белән чыгыш ясаячаклар. Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сөмбел Заһидуллина һәм аларның сәләтле туганнары бергә сәхнәне гөрләтәчәкләр.
Ә махсус кунагыбыз — Рөстәм Хөсәинов — чын җәүһәр, татар сәхнәсенең өмете-киләчәге!
Без сезне концерт карарга гына түгел, ә җан җылысы белән бүлешергә, чын мәгънәсендә халыкчан һәм ихлас кичәне күрергә чакырабыз. «Халык җәүһәрләре» гала-концертында нәкъ менә сезне көтеп калабыз!
Алар — безнеке, үзебезнеке!
Большая сцена, встречай новых «жемчужин»!
Участники и звезды этнокультурного фестиваля — конкурса «Халык җәүһәрләре» («Народные жемчужины») приглашают вас на самый национальный гала-концерт!
Они — обычные люди, живущие среди нас: учителя, инженеры, врачи. Вне зависимости от сферы их деятельности, их объединяет одно — талант и стремление к творчеству. Отобранные среди сотни участников лучшие артисты — участники гала-концерта, подарят зрителям тепло своих сердец и свое неповторимое искусство.
На этом вечере не будет границ, на одной сцене встретятся представители татарского «моңа» из Китая, Узбекистана, Казахстана и регионов России.
На сцену выйдут как новые участники, так и полюбившиеся уже зрителям известные артисты: Гульназира Талипова, Азат Нургалиев, Рисана Мустафина, Резеда Хусаинова, Равиль Гараев, Ильмира Загидуллина, Сария Набиуллина, Залия Гайфуллина, Ильгам Яруллин. В концерте также примут участие народный ансамбль гармонистов «Баламишкин», татарской народный хор «Мирас», татарский народный фольклорный ансамбль «Ак каен».
Впервые в истории фестиваля известные артисты — Гульсирень Абдуллина, Азат Абитов, Сюмбель Загидуллина — выйдут на сцену вместе со своими талантливыми родителями.
Специальный гость фестиваля — молодой певец Рустем Хусаинов — настоящая «жемчужина» татарской эстрады!
Это будет не просто концерт, а единение душевности, доброты, вдохновения и народного творчества.
Мы ждем именно вас на гала-концерте фестиваля — конкурса «Халык җәүһәрләре» («Народные жемчужины»)!
Алар — безнеке, үзебезнеке!
Организатор мероприятия: ООО Республики Татарстан имени Рашита Вагапова, ИНН: 1658087764